“Черный дельфин” колониясеннән Ильназ Галәвиевның хезмәт хакыннан тотып калынган тәүге 2,5 мең сум акча килеп төшкән.
Дөрес, бу акча әле исән калган укучыларга да, һәлак булганнарның ата-аналарына да барып җитмәгән, дип яза “Реальное Время”.
 Акча суд приставлары хезмәтенең Яңа Савин районы бүлеге суд приставлары счетына күчерелгән. Бу хакта район бүлеге вәкиле Казанның Совет районы утырышында гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителүчегә карата дәгъваны карау барышында белдерелгән.
 Суд приставлары зыян күрүчеләргә 22 миллион сум акчаның бер өлешен Галәвиевнең бердәнбер мөлкәте – 2 бүлмәле фатирдагы өлеше хисабына түләтүне таләп иткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез