«Спорт-Экспресс» басмасы хәбәренә караганда, КХЛда чыгыш ясаучы 9 клуб хоккейчыларына 800 млн сумнан артык хезмәт хакы түли. Беренче бишлеккә ЦСКА (899 млн), СКА (898), «Локомотив» (896), Мәскәү «Динамо»сы (890) һәм «Авангард» (887) кергән.
«Ак барс» – алтынчы урында. Рәсми булмаган мәгълүматка караганда, Казан командасы уенчылары барлыгы 841 млн сум күләмендә хезмәт хакы ала. «Нефтехимик»та әлеге сумма 461 млн сумны тәшкил итә.
КХЛда иң күп хезмәт хакы алган 10 уенчы арасында «Ак барс»тан бер хоккейчы кергән. Шул ук басма мәгълүматларына караганда Казан командасы капитаны Дмитрий Яшкинга бер сезонга 90 млн сум хезмәт хакы вәгъдә иткәннәр. Ул – исемлектә өченче урында. Беренче ике урында – «Авангард» уенчылары Владимир Ткачев һәм Рид Буше. Беренчесе – 120, ә икенчесе 95 млн сум күләмендә хезмәт хакына ия.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез