Газетага язылу

Хокук саклаучылар «акыллы колонка»лар аша күзәтү куркынычы турында кисәткән

Мошенниклар үз корбаннарын күзәтү өчен өйдәге «акыллы колонка»ларны эшкә җигә башлаган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе буенча идарәсендә хәбәр иткәннәр.

Kaspersky экспертлары әйтүенчә, хакерлар кеше турында шәхси мәгълүмат җыю өчен тавыш ассистентлары булган җайланмаларга керү мөмкинлеген алырга тырыша. Мондый очракта колонка үзеннән-үзе кабынып китәргә, музыка яңгырый башларга мөмкин.

Шуңа күрә «акыллы колонка» хуҗаларына мондый күренешләргә игътибарлырак булырга һәм җайланмаларның куркынычсызлыгын тикшерергә киңәш иткәннәр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре