Россия хөкүмәте Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан күчеп килүче 95 меңнән артык кешене төбәкләре буенча урнаштыру тәртибен раслады. Татарстан квотасы күчеп килүче 1020 кешегә тигез.
Хөкүмәтнең тиешле карарына РФ Премьер-министры Михаил Мишустин кул куйган. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында бастырылган.
Документта мондый карар кабул ителүнең сәбәбе "Украина, Донецк халык республикасы һәм Луганск халык республикасы территорияләрендә туган вәзгыять", шулай ук "Россия территориясенә күчеп килгән" РФ, Украина, ДНР, ЛНР гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар санының үсүе" дип аталган.
Федерация субъектлары эвакуацияләнгән кешеләрне кабул итәргә тиеш булачак. Әгәр дә килүчеләрнең саны карарда билгеләнгән саннан артса, кешеләр башка төбәкләргә күчереләчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез