Чаллыда – унбиш төрле мунчалы комплекс, Нурлатта –ял базасы. Хөкүмәт йортында республиканың Инвестиция советы утырышы узды. Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Утырышта гомуми бәясе өч миллиард сумнан артып киткән җиде проект каралды.
Әгерҗе районында «Әгерҗе» индустрия паркынтөзергә ниятлиләр. «Унипарк» идарәче оешмасы моның өчен җир бүлеп бирүне сорады. Проектның төп максаты – сәнәгать җитештерүе өчен мәйдан булдыру. Тиешле инфраструктура булмау эшкуарлык үсешен тоткарлый, диделәр утырышта. Инвестиция проектының бәясе – 350 миллион сум.
Тукай районында вагоннардан цементны бушату, аны саклау һәм алга таба машиналарга төяп җибәрү терминалыбулдыру күздә тотыла. Шул рәвешле тирә-юньдә урнашкан, цемент ташу өчен үз тимер юлы булмаган сәнәгать предприятиеләренең эшен җиңеләйтмәкчеләр.
Чаллыда йорт җиһазлары җитештерүгә бәйле проектны тормышка ашырырга тәкъдим иттеләр. Аны «Яр Чаллы»алгарышлы үсеш территориясендә башкармакчылар. Яңа заводта йорт җиһазларының фасадларын җитештерәчәкләр. Бүгенге санкцияләр шартларында әлеге төр продукция читтән кертелгән товарларга бәйлелекне киметәчәк, диделәр утырышта.
Биредә үк балалар сәнгать үзәге төзү проекты тикшерелде. Ул Чаллының Тынычлык паркы территориясендә урнашыр дип көтелә.
Автокалага бәйле иң зур проект исә 678 миллион сум тора. Шәһәрдә 15 төрле мунчалы термаль комплекс төземәкчеләр. Биредә ел әйләнәсе эшли торган ачык һавадагы һәм ябык бассейннар, таулар, спа-комплекс, кафелар да булырга тиеш. Әйтүләренә караганда, яңа спорт-сәламәтләндерү комплексы Чаллыда яшәүчеләрдә дә, шәһәр кунакларында да зур кызыксыну уятачак.
Нурлат районында да ял итү урыннары артачак. Биредә «Туган як» базасы сафка басар дип көтелә. Ул шәһәр Сабантуе мәйданы янәшәсендә урнашачак. Ике куянның койрыгын берьюлы тотып, бәйрәм кунаклары ялларын 13 кунак йорты, банкет залы, балалар кафесы, өйләнешкән парлар аллеясы, ипподром, велосипед юлы булган базададәвам иттерә алачак. Кыш көне исә биредә шугалак та ясамакчылар.
– Нурлат өчен мондый проектны тулысынча хуплыйм, – диде бу уңайдан Рөстәм Миңнеханов. – Иң мөһиме, аңа ихтыяҗ булырга тиеш. Башка бернинди дә кыенлык юк.
Утырышта барлык проектлар да яклау тапты. «Казан һәм Кама агломерацияләре үсешенә бәйле яңа алымнардан тайпылмас өчен, һәр объект буенча төзелешнепланлаштыру институтына мөрәҗәгать итәбез. Документларга бәйле барлык эшләрне дә хәл итәргә кирәк. Болар барысы да яңа тәкъдим ителгән проектлар үсешнеңгомуми планына комачау итмәсен өчен башкарылачак», – диде утырыш ахырында Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина. Аның әйтүенчә, Рөстәм Миңнеханов инвесторларга проектларны тормышка ашырганда, вакытны артык сузмаска да киңәш иткән. «Татарстан Рәисе Чаллыдагы термаль комплекска бәйле рәвештә машина кую урыннарын алдан ук уйларга һәм ел әйләнәсе эшләячәк ачык һавадагы бассейннарның экологиягә зыяны булу-булмауны да тикшереп бетерергә кушты», – дип сөйләде Талия Миңнуллина.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез