Бүген Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы Генераль секретаре Хөсәен Ибраһим Таха республиканың Инвестицион үсеш агентлыгында булды, анда мәртәбәле кунакка Татарстанның икътисадый, сәнәгать һәм инвестицион потенциалын тәкъдир иттеләр. ИХО генераль секретарен Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин озатып йөрде.
Республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләп үткәнчә, Татарстан – инвестицияләр җәлеп итү буенча Россиянең әйдәп баручы регионы. Хәзерге вакытта республика белән 79 ил-инвестор хезмәттәшлек итә. Аларның иң зурысы – Төркия, икенче урында – Кытай. 2024 елда бюджеттан тыш инвестицияләр 1 трлн сумнан артып киткән. «Татарстан – сәнәгать төбәге, – диде Талия Миңнуллина, – Сәнәгать тулай төбәк продукты структурасында 50% алып тора, шул ук вакытта 71,2% – эшкәртү производстволары. Татарстан Россиядәге синтетик каучукның 42%, йөк шиннарының 60%, йөк автомобильләренең 36,3%, полиэтиленының 25,8% җитештерә».
Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча да Россиядә алдынгы урында тора. Аерым алганда, – сөт җитештерү буенча беренче урында, бәрәңге һәм ит җитештерү буенча лидерлар өчлегендә. ИТ-сектор актив үсә. Татарстанда 3501 ИТ-тармак оешмасы булып, аларда 42 мең кеше эшли.
Талия Миңнуллина кунакларга Россиянең иң яшь шәһәре – Иннополис турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, хәзер биредә 8 меңнән артык кеше яши, аларның уртача яше 30 яшьләр тирәсе, шәһәр халкының 70%ы ИТ өлкәдә эшли. «Бу – яңа технологияләрне һәм хезмәтләрне сынау мәйданчыгы», – дип басым ясады ул.
Узган ел Татарстан Республикасының Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре белән товар әйләнеше 38%ка арткан һәм 7,9 млрд доллар тәшкил иткән. Мисыр, Малайзия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Тунис, Төркия, Урта Азия дәүләтләре белән тыгыз сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр урнашкан. Азия Һәм Африка илләре партнерлары белән элемтәләр тотрыклы рәвештә ныгый. Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең республиканың гомуми тышкы сәүдә товар әйләнешендәге өлеше 50% ка якынлаша.
Бүген Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы Генераль секретаре Хөсәен Ибраһим Тәха Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында, Болгар ислам академиясендә һәм Казан Кремлендә булырга ниятли.
Исегезгә төшерәбез, Хөсәен Тәха кичә Татарстанга республика Рәисе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов чакыруы буенча килде. Сәфәрнең төп максаты –республикабызның икътисадый һәм инвестицион, шулай ук мәдәни потенциалы белән танышу. Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ИХО) –дөньяда төп Ислам берләшмәсе. Аңа даими нигездә 57 ил керә, шул исәптән Төркия, Иран, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре. Россия оешмада күзәтүче статусында тора.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез