Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы Генераль секретаре Хөсәен Ибраһим Таха Татарстанга эш сәфәре кысаларында Болгар архитектура-тарихи музей-тыюлыгында булды. Мәртәбәле кунакны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Россиянең Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы каршындагы Даими вәкиле Турко Даудов озата йөрде.
Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгы – дөньяда урта гасыр мөселман төзелешенең иң төньяк һәйкәле, Идел Болгары һәм Алтын Урда дәүләтләре тарихының уникаль дәлиле, 922 елда Идел болгарлары (Казан татарларының бабалары) тарафыннан рәсми рәвештә Ислам динен кабул итү урыны. 2014 елда объект ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде.
Ибраһим Таха Болгар Ислам академиясендә, Болгар цивилизациясе музеенда, Коръән музеенда булды, анда Италиядә эшләнгән 500 килограммнан артык авырлыктагы дөньядагы иң зур басма Коръән саклана.
«Мин монда барысы да зур цивилизация нигезендә төзелгәнен күрәм, – дип үз тәэсирләре белән уртаклашты Ибраһим Таха, – мин зур эш башкаручы кешеләрне күрдем. Безне, ислам илләре вәкилләре буларак, бу, һичшиксез, сөендерә. Татарстанда Исламның мәдәни кыйммәтләрен саклау өчен күп эш башкарыла».
Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы Генераль секретаре визиты Ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлекне үстерергә мөмкинлек бирәчәк, дип саный Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. «Сәяси яктан Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы Генераль секретаре визиты – безнең республика өчен мөһим вакыйга, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, – Ибраһим Таха икътисадый һәм мәдәни потенциал белән таныша, республика Рәисе белән очрашу планлаштырылган. Татарстанда без үткәнгә сак карыйбыз, ә үз тарихын белмәгәннәр начар киләчәккә дучар. Үсә барган товар әйләнеше, Ислам дөньясы илләре белән икътисадый элемтәләр, гуманитар багланышлар республикабызны сизелерлек баета».
Парламент җитәкчесе әйтүенчә, Татарстан ИХО илләре белән хезмәттәшлек үсеше темплары буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында алдынгы урында тора. «Без бу хезмәттәшлек дәвам итеп кенә калмыйча, тагын да киңәер, үсәр дип ышанабыз. Күптармаклы икътисады булган Татарстан өчен бу мөһим», – дип йомгаклады сүзен Фәрит Мөхәммәтшин.
Исегезгә төшерәбез, Хөсәен Таха Татарстанга республикасы Рәисе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов чакыруы буенча килде.
Көннең беренче яртысында ИХО генераль секретаре Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгында булды, анда республикабызның икътисадый һәм инвестицион потенциалы белән танышты.
Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ИХО) — дөньяда төп Ислам берләшмәсе. Аңа даими нигездә 57 ил керә, шул исәптән Төркия, Иран, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре. Россия оешмада күзәтүче статусында тора.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез