Россия Президенты Владимир Путин Россия белән Кытай арасында төзелеш һәм ТКХ өлкәсендә уртак проектлар булдыру тәкъдимен хуплаган. Бу хакта Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин бүген Казанда узучы «Идел-Янцзы» форматындагы төбәкара хезмәттәшлек Советының бишенче утырышында әйтте.
«Россия Президенты торак төзелеше, торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү юнәлешендә хезмәттәшлекне үстерүне һәм уртак пилот проектлар булдыруны хуплады. Төбәкләр белән берлектә бу юнәлешләрдә уртак эшнең һәм үзара файдалы проектларның активлашуын көтәбез», – диде Марат Хөснуллин.
Ул билгеләп үткәнчә, әлеге мәсьәләләрне «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысасында хәл итәргә мөмкин. «Мин федераль үзәк тарафыннан һәртөрле ярдәм күрсәтергә әзер. Төбәкләр Идел буе федераль округы, Кытай коллегалары белән берлектә пилот проектлары эшли алыр иде, аларга финанслау да табып була дип уйлыйм», – диде вице-премьер.
Марат Хөснуллин Кытайның коммуналь хуҗалыкны модернизацияләүгә бәйле «Тормыш артериясе» программасына да игътибар итәргә кушты.
«Идел – Янцзы» форматындагы төбәкара хезмәттәшлек советы утырышында Рөстәм Миңнеханов та катнаша.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез