Газетага язылу

Хөснуллин «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum»ның 2027 елгы оештыру комитеты утырышын үткәрде

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVIII Халыкара икътисади форумына әзерлек буенча оештыру комитеты утырышын үткәрде. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президенты киңәшчесе Антон Кобяков һәм федераль ведомстволар вәкилләре катнашты.

Форум 2027 елның 4–6 маенда узачак. Эшлекле программадагы төп темалар арасында ислам финанслары һәм инвестицияләр, хәләл индустрия, транспорт һәм логистика, технологияләр һәм ясалма интеллект бар.

Чарага әзерлек кысаларында күргәзмәдә Россия төбәкләре һәм бизнесының катнашуын киңәйтү, инвестиция проектларын тәкъдим итүгә аерым игътибар бирү һәм чит ил партнерлары белән хөкүмәтара комиссияләр утырышларын үткәрү планлаштырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре