Газетага язылу

Хөснуллин: «Россиялеләр торак төзелешенә 16 трлн сум акча инвестицияли»

Россия халкы ел саен торак төзелешенә 16 триллион сум акча инвестицияли. Бу хакта Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин «КазанФорум»ның пленар утырышында хәбәр итте.

"Безнең илдә торак төзелешенең төп инвесторы - ул халык. Шуңа күрә безнең дәүләт буларак бурыч-шартлар тудыру, үсәргә мөмкинлек бирү, барлык үсеш планнарын бәйләү. Без бөтен илнең чирек өлешен яңартырга телибез", - диде ул.

Марат Хөснуллин билгеләп үткәнчә, узган алты елда Россиядә 600 миллион квадрат метрдан артык күчемсез милек төзелгән. Узган ел эчендә генә дә 150 миллион квадрат метр торак сафка баскан – бу рекордлы күләм. Шулай ук зур күләмдә шәхси торак төзелеше файдалануга тапшырылган – 63,5 миллион квадрат метр. "Торак тирәсендә кирәкле үсеш инфраструктурасы төзибез. Барлык төзүчеләрнең цифрлы сервисларына күчәбез. Хәзер илдә 2 меңнән артык төзүче бар. Без аларны беләбез, исәптә, контрольдә тотабыз. Бу эш буенча тулы мониторинг алып барыла", - диде Марат Хөснуллин.

Аның сүзләренә караганда, мөһим мәсьәлә – коммуналь инфраструктураны модернизацияләү. "Кайбер төбәкләрдә ул тоткарлаучы фактор булып тора. Без торак пунктларны үстерү аша шулай ук коммуналь инфраструктураны модернизациялибез. Моның өчен 2030 елга кадәр 4,5 триллион сумлык аерым программа булдырылды", - дип сөйләде вице-премьер.

Узган ел Россиядә "Яшәү өчен инфраструктура" илкүләм проекты эшли башлады.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре