"Хуҗабикәләр өчен түләү": Депутат аңлатмасы

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов хуҗабикәләргә яшәү минимумын түләүне кертү тәкъдиме турында сөйләп үткән. Бу хакта “RT” яза.

Нилов әйтүенчә, мондый закон проекты ЛДПРга нигез салучы Владимир Жириновский тарафыннан инде 2020 елда ук эшләнгән булган. Документ шул чагында Хөкүмәткә дә кертелгән. Әмма, кимчелекләрен табып, закон проектын хупламаганнар. Шуннан соң аны, яңадан эшләп, яңа критерий билгеләгәннәр.

Документка хуҗабикә өчен түләүләргә ир-атларның да исәп тота алуын өстәгәннәр. Депутат моны бала карау ялы белән чагыштыра. Нилов билгеләп үткәнчә, пособие түләү вакыты пенсия билгеләгәндә иминият стажында исәпкә алынырга тиеш.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре