Җылы көннәргә аеруча юмарт булган көз бу атнада көзлеген күрсәтә башлаячак, ди синоптиклар. Атна азагында температура күрсәткече «плюс»ны «минус»ка алыштырырга мөмкин дип фаразлана. Һава торышыннан тагын нәрсә көтәргә?
Сүз уңаеннан, 6 октябрьдә «Фобос» үзәге белгече Евгений Тишковец Мәскәүгә «Кассандра» циклоны якынлашуын, һәм алдагы ике тәүлектә башкалада явым-төшемнең ярты айлык нормасы яву ихтималы булуын әйткән иде. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 9 октябрьдән Татарстанда да һава торышы кисәк бозылачак. Республика буенча явым-төшем көтелә, кайбер районнарда көчле яңгыр явачак. Һава температурасы да +11...+16 градуска кадәр генә җылыначак.
10 октябрьдә исә көндезге температура +10 градустан да югары булмаячак. Төнлә – бөтен Татарстан буенча, көндез көньяк һәм көнчыгыш районнарда яңгыр көтелә. Пәнҗешәмбе көчле җил дә фаразлана. Аның тизлеге секундына 15–17 метрга җитәргә мөмкин, ди синоптиклар.
Явым-төшем җомга көнне туктар дип көтелә. Ялларда Татарстан бик салкын төньяк антициклоны йогынтысында булачак. Ул көннәрдә һава температурасы көндезге сәгатьләрдә дә +3...+8 градустан югары булмаячак. Төнге сәгатьләрдә исә «плюс» күрсәткечен «минус» алыштырачак: –1...–6 градуслы салкыннар көтелә. Синоптиклар әйтүенчә, тәүлек буенча уртача температура нормадан 4–5 градуска түбәнрәк булачак.
Исегезгә төшерәбез: алдагы көннәрдә һава торышы бозылып, явым-төшем фаразланса да, республика урманнарында гадәттән тыш янгын куркынычы турындагы шторм кисәтүе 11 октябрьгә кадәр гамәлдә булачак.
Алдагы көннәргә халык сынамышлары
9 октябрьдә беренче кар төшсә, ә чия агачында бер генә яфрак та калмаган булса, тиздән кыш җитәр.
10 октябрьдә көн коры икән, кыш әле тиз генә җитмәс.
11 октябрьдә куяннар соры тунын алыштырмый икән, кыш әле килергә ашыкмый. Коры яфраклар җиргә кире ягы белән ята икән, киләсе ел мул булыр.
12 октябрьдә күктә йолдызлар күп булса, кыш коры килер.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез