Газетага язылу

Ык елгасында югалган ике балыкчының мәете табылган

Минзәлә районында Ык елгасында югалган икенче балыкчының мәете табылган.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
39 яшьлек ир-атның мәетен Дусай-Кичү авылы янында, ярдан 1100 метр ераклыкта тапканнар.
Исегезгә төшерик, 17 апрельдә балык тотарга киткән ике ир-ат югалган иде. Эзләү эшләре барышында коткаручылар Дусай-Кичү авылы тирәсендә аларның көймәсен тапты. Шуннан соң ярдан 800 метр ераклыкта, бер метр тирәнлектә 37 яшьлек ир-атның мәете табылды.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре