«Җылы йөрәкләр» проектын оештыручылар тикшерү изоляторларында булган яшьләр белән аралашкан

ТР Яшьләр эшләре министрлыгы узган елдан башлап «Җылы йөрәкләр» проектын гамәлгә ашыра, аның кысаларында ведомство белгечләре тикшерү изоляторларында булган яшьләр белән аралаша.

Бу хакта ТР яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«Кызганыч, экстремистик гамәлләрдә гаепләнүче яки хөкем ителүче егетләр елдан-ел арта бара. Без алар белән профилактик әңгәмәләр үткәрәбез, танылган шәхесләрне, махсус хәрби операциядә катнашучыларны чакырабыз. Күптән түгел алар белән Россия Герое Рәсим Баксиков очрашты. Әлбәттә, егетләр бик күп сораулар бирде», – дип сөйләде ул.

Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, яшьләр хокукка каршы гамәлләр кылып, еш кына моны аңламыйлар һәм нәтиҗәләре турында уйламыйлар. «Аларның үз тормышларын бик иртә җимерүе кызганыч», – дип белдерде Галиева-Мостафина.

Татарстанда терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау программасы кысаларында 13тән артык зур проект булдырылган. Моннан тыш, ел саен 44 меңнән артык яшь кеше катнашында 500дән артык төрле чара уздырыла, онлайн режимда 1 миллионнан артык кеше катнаша.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре