Җылылык бәясенә ачыклык керткәннәр: 70 процентка арту көтелми

1 июльдән республикада җылылык өчен түләү уртача 10,8 процентка артачак. Бу хакта Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә. Белгечләр киләсе кышта җылылык бәясе кискен кыйммәтләнү турында интернетта таралган хәбәргә ачыклык керткән.

Эш шунда ки, бу дүшәмбедә социаль челтәрләрдә киләсе кышта республикада, аерым алганда Казанда, җылылык энергиясе өчен түләүнең уртача 70 процентка кадәр артачагы турында хәбәр таралды. Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты мәгълүматларына караганда, комитет рәисе урынбасары Сергей Павлов рәсми телеграм-каналдагы «туры эфир»да җылылык энергиясе өчен исәп-хисап ясаганда алмаш котельня алымы турында сөйләгән. Бу очракта бөтен чыгымнарны исәпкә алып, бәяләрнең иң югары чиге 60–70 процентка кадәр үсәргә мөмкин. Илнең кайбер төбәкләрендә алмаш котельнялар гамәлдә. «Татарстанда мондый алым кулланылмый. Шуңа күрә бәяләрнең 70 процентка кадәр артуы да күздә тотылмый», – дигәннәр Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитетында.

Федераль канун нигезендә илнең барлык төбәкләрендә дә коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар 2024 елның 1 июлендә индексацияләнәчәк. Билгеле булганча, моңа кадәр ут, су, газ өчен бәяләр 2022 елның декабрендә арткан иде. Татарстанда тарифлар уртача 10,8 процентка артачак. Күрсәткечләрдә 4,9 процентка кадәр тайпылыш булырга мөмкин. Димәк, бәяләр, кайсы шәһәр-районда яшәүгә карап, уртача саннан әнә шул кадәргә күбрәк яки кимрәк була ала. «Тарифлар артканнан соң да Татарстан Идел буе федераль округына керүче төбәкләр арасында түләү күләме буенча уртада калачак», – диелә комитет хәбәрендә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре