Казан зоопаркында нибары ай ярым чамасы йоклап алганнан соң Фома кушаматлы көрән аю уянган. Зоопарк белгечләре аюның әле беренче тапкыр шулай бик иртә уянуы турында сөйләде, дип яза Казан мэриясе матбугат хезмәте.
“Безнең өчен дә тәүге тәҗрибә бу. Шуңа күрә ерткычның тәртибен һәм хәлен күзәтеп торачакбыз. Сүз уңаеннан, әлегә ул үзен әйбәт хис итә”, – дип аңлатып үткән зоологлар.
 Фома быел кышын бик соң – декабрь урталарында гына йокыга талган. Вакытыннан алда уянуына карамастан, салкыннар башлануга, аюның янә йоклап китүе бар. Әмма, зоопарк хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, бу юлы инде ул тирән йокыга талмаячак. Көннең күпчелек өлешен йокымсырап үткәрәчәк, тамак туйдырып алу өчен, сирәк-мирәк кенә өненнән чыгачак.
Хәзерге вакытта 23 яшьлек Фома зоопаркта кышкы йокыга талучы бердәнбер җанвар булып тора. Зоопаркның элекке территориясендә яшәүче Маша кушаматлы ана аю (анысы да көрән аю) исә кышны беркайчан да йоклап үткәрми икән.
Исегезгә төшерәбез: Татарстанда гыйнвар ахырында рәттән 3 температура рекорды куелган. Әмма инде бүген төнлә үк термометрның терекөмеш баганасы -7 градуска кадәр төшкән. Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, озакламый республикада антициклон йогынтысында суык һава урнашып, көндез -4...-9, төнлә -14...-19 градус тәшкил итәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез