Янәсе, җылылык өчен түләүне кире кайтаруга бәйле бу. Кырыгалдарлар идарәче компанияләр яки исәп-хисап үзәкләре исеменнән «акчаны кире алу» тәкъдиме белән хәбәрләр җибәрә башлаган. Әмма бу – алдау гына. Җәмәгать эшлеклесе, торак-коммуналь хуҗалык буенча белгеч Дмитрий Бондарь «RT» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.
«Идарәче компания яки исәп-хисап үзәге исеменнән: «Җылылык буенча түләүгә акчагыз кире кайтарылырга тиеш», – дигән хәбәрләр юллый башлаганнар. Мондый яңалык асылда алдашуга барып тоташа. Аферистлар, «акчасын алу өчен», кешенең сылтамага күчүенә ышана. Чынында исә сылтамага күчү әлеге кешенең банк картасындагы акчасыннан мәхрүм калуга яки Дәүләт хезмәтләре порталындагы аккаунтын «ватуга» китерергә мөмкин», – дип кисәткән Бондарь. Аның әйтүенчә, моның ише хәбәрләр беренче карашка дөрес, чын кебек тоела һәм ышандыра. Нәкъ менә шул сәбәпле күпләрдә шик уятмый. «Фатирда салкын булса яки җылылык озак вакытка өзеп торылса гына җылылык өчен түләнгән акчаны яңадан санарга мөмкиннәр. Мондый очракларда түләнгән акча кагыйдәләр нигезендә киметелә», – дип аңлатып үткән белгеч.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез