Дәүләт Думасы җылылык сезонына әзерләнгәндә хокук бозулар өчен җаваплылыкны көчәйтә торган закон кабул итте. Бу турыда парламентның түбән палатасы рәисе Вячеслав Володин хәбәренә таянып «Татар0-информ» яза.
Аның сүзләренчә, документ алдарак ачыкланган хокук бозуларны төзәтмәгән өчен штраф билгеләүне күздә тота. Юридик затлар өчен ул – 40 меңгә кадәр, ә физик затлар өчен 10 меңгә кадәр була.
Володин җылылык сезоны барышы мәсьәләсе контрольдә тотылуын, бу өлкәдә тәртип урнаштыруның, хокук бозуларны бетерүнең һәм гаеплеләрне җаваплылыкка тартуның мөһимлеген әйтте.
«Йортларда, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, хастаханәләрдә җылы булырга тиеш. Моның өчен ресурслар белән тәэмин итә торган оешмалар гражданнар каршында үз бурычларын намуслы һәм тоткарлыкларсыз үтәргә тиеш», – дип язган ул үзенең телеграм-каналында.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез