Татарстанда җылыту сәбәпле, ике боз кичүендәге хәрәкәт вакытлыча ябылачак. Бу хакта "Татар-информ" га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Уңайсыз һава шартлары аркасында бүген 15 сәгатьтән Яшел Үзән районында «Зеленодольск – Нижние Вязовые» боз кичүе ябыла.
Моннан тыш, һава торышы начар булу сәбәпле, Мамадыш районында урнашкан «Соколки-Новозакамский» кичүендә дә хәрәкәт вакытлыча чикләнгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез