Газетага язылу

Җылыту сезонына бәйле нормативларга үзгәрешләр кертү тәкъдиме белән чыктылар

Дәүләт Думасы депутаты Елена Вторыгина күпкатлы йортларга җылылык бирә башлау өчен кирәкле һава температурасы нормаларын үзгәртергә тәкъдим итте.

Гамәлдәге нормативлар буенча, 5 көн эчендә тәүлеклек уртача температура 8 градустан кимрәк булганда гына фатирларга җылы җибәрелә. Депутат җылылык бирү сезонын башлап җибәрү өчен тәүлеклек уртача температураны  8 градустан 10 градуска җиткерү, ә инде 5 көнлек вакыт нормасын 3 көнгә калдыру мөмкинлеген карауны сораган.

Аның әйтүенчә, Ногинск шәһәрендәге фаҗига кабатланмасын өчен әнә шундый чаралар күрергә кирәк. Исегезгә төшерәбез:  анда газ шартлаудан күпкатлы йортның өч  каты җимерелгән. Соңгы мәгълүматларга караганда, 7 кеше үлгән, 15е зыян күргән.

Сүз уңаеннан: Республика җылыту сезонына тулысынча әзер дияргә мөмкин. Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы хәбәр иткәнчә, котельняларның 99,8 проценты яңа җылылык бирү сезонына әзер. Тагын ике районда 6 котельняны кышка әзерләү эшләре төгәлләнеп килә.  Барлык социаль яклау объектлары да яңа сезонга 100 процент әзер.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

җылыту сезоны норматив

Көн хәбәре