Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Алсу социаль челтәрләрдә үзенең хәле турында сөйләде. Аның сүзләренчә, ул бик бәхетле.
Җырчы TrendLabка биргән интервьюсында әйтүенчә, бәхет башка кешеләргә бәйле булырга тиеш түгел.
- Бәхет белән мәхәббәтне сатып алып булмый, әмма без бәхетне үзебез булдыра алабыз. Мин шуны аңладым: бәхет кемгәдер яки шартларга бәйле булырга тиеш түгел. Без аны үз йөрәгебездә, күңелебездә үстерергә тиеш, бу эчке халәт — ул булганда син бу бәхетне үзеңә тартасың, аны арттырасың. Минем бәхетем хәзерге вакытта беркемгә дә бәйле түгел, мин бары бәхетле, - дип сөйләгән ул.
2024 елда җырчы 18 ел яшәгән ире, бизнесмен Ян Абрамов белән аерылышты. Бу аерылышу матбугатта һәм социаль челтәрләрдә шау-шу тудырды. Алсу бу уңайдан үзенең хисләрен белдермәде, әллә ни ачылып сөйләмәде. Тик мөнәсәбәтләр темасына кагылганда кирегә юл юк икәнлегехакында әйтә иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез