Җырчы Азат Фазлыев гаиләсендә кайгы

Бүген Азат Фазлыевның җизнәсен соңгы юлга озаттылар. Бертуган апасы Розаның ире Рафаэль 51 яшендә вафат булган.

– Бик киң күңелле кеше иде. Өйләнешеп яши башлагач, безгә үз фатирын биреп торды. Шулкадәр якын итә иде. Җизнәбезнең урының оҗмахта булсын, – ди Алсу Фазлыева.

Без дә җырчы гаиләнең кайгысын уртаклашабыз, апалары Розага сабырлык телибез.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре