Җырчы Чәчкә гаиләсе ишәю турындагы яңалыкны ни өчен алданрак әйтмәвенең сәбәбен социаль челтәрләрдә язган.
«Старорожащая» дигәч, сискәнеп киттем. Инде 38 яшемне тутырып барам икән, ләбаса. Кызым Веснаны тапканнан соң 6 ел узган да киткән. Да-а, яшь бара… Ә Аллаһы Тәгалә миңа әни булырга тагын бер мөмкинлек бирә. Бер карасаң, бала ул – бәхет. Икенче яктан карасаң – зур җаваплылык. Күз тиюдән дә курыктым. Әллә авырымны күтәреп чыга алам, әллә юк, диеп уйлап, йөкле икәнемне бер кешегә дә әйтмәдем. Концертларда, кеше арасында, инстарграмда сирәгрәк күренергә тырыштым. Иң мөһиме – баламны саклап калу иде.
Корсак үскән саен кызыксынучылар да арта торды. Журналистлар инде берничә ай «атакуют». Сенсация, янәсе… Алайса, миннән башка берәү дә балага узмый. Шуңа да, теләсә кемнән, теләсә кайсы сайттан минем турыда теләсә нинди яңалыклар яңгырамасын өчен, монда үземнең инстабитемдә барысын да язарга булдым.
Әйе, без тормыш иптәшем Ирек белэн бәби көтәбез. Иншалла, исән-имин табып, сәламәтлектә, тигезлектә үстерергә насыйп булса иде, йа Раббым!" – дигән Чәчкә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез