Популяр татар җырчысы Гөлназ Сираева социаль челтәрләрдә үзенең язылучыларына, йөккә узарга бик теләсә дә, хыялының тормышка ашмавы турында ачынып сөйләгән. Ул, күз яшьләренә буылып, тормышында иң мөһиме – баласының юклыгы турында әйткән, дип яза “KazanFirst”.
Җырчы әле күптән түгел генә Санкт-Петербургка барып, табиб-репродуктологларга күренгән икән. Артистка бик күп җылы теләкләр язганнар, кайберләре үзләренең язмышлары белән бүлешкәннәр.
– Кайвакыт әле яши дә башламаганмын кебек тоела. Минемчә, бала туганнан соң гына тулы кыйммәтле тормыш башлана. Ә мин яши башларга әзерләнәм дә әзерләнәм. Егерме ел инде ... Әйе, күпләр мине аңламый. “Тормыштан ләззәт алып яшә, моның өчен бөтен мөмкинлекләрең бар”, – диләр. Бәлки, шулайдыр да, әмма йөрәгемне алдый алмыйм шул, – дип сыкранган Гөлназ Сираева.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез