Газетага язылу

Җырчы Илмира Нәгыймова язылучыларының «Сөйгән кешең бармы?» соравына җавап бирде

Популяр татар җырчысы Илмира Нәгыймова шәхси тормышына кагылышлы сорауларга җавап бирде. Җырчының иҗатын сөючеләр социаль челтәрләрдә аңа еш кына: «Сөйгән кешең бармы?» дип сорыйлар икән. Бу хакта «KazanFirst» яза.

– Бу сорауга минем бер генә җавабым бар, һәм минемчә, ул дөрес булыр. Дусларым, мин кияүдә түгел. Гаилә хәлем – мин ирекле, – дип җавап биргән җырчы, уң кулындагы балдаксыз бармагын күрсәтеп.

Илмира Нәгыймова белән Руслан Кираметдинов татар эстрадасының иң матур парларының берсе дип санала иде, тик алар 2021 елда аерылыштылар. Аларның ике баласы бар, алар хәзер әниләре белән яши. Шуннан бирле алар арасында вакыт-вакыт үзара гаепләүләр һәм тавышлар чыгып тора. Илмира берничә тапкыр ир-ат белән фотолар урнаштырды, аның йөзен күрсәтмичә, язылучыларны кызыксындырды. Моннан тыш, җырчының иҗатын һәм тормышын күзәтеп баручылар берничә җыр башкарган җырчы Марат Яруллин белән очрашамы дип кызыксына. Барлык имеш-мимешләрне җырчы кире кагып: «Марат белән мине бары тик дуслык бәйли», – диде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре