Татарстанның атказанган артисты Илнар Сәйфиев шушы көннәрдә операция ясаткан. Җырчы чәч күчертеп утырту операциясенә тәвәкәлләгән. Бу хакта ул социаль челтәрләренең берсендә хәбәр итә.
"Әлегә шулайрак. Яздан утырттык, көзге сезонга әзерләнәбез", - дип язган ул.
Җырчының хәле яхшы. "Курыкмагыз, минем белән барысы да яхшы булачак. Тиздән минем чәчем булачак", - ди Илнар видеода.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез