Татар эстрадасы җырчысы Ильвина укырга кергән. Бу хакта җырчы үзенең социаль челтәрендә хәбәр итте.
Ильвина янәдән Казан дәүләт мәдәният институты студенты. Ул Югары сәнгать мәктәбе факультетының халык җыры кафедрасының магистратура бүлегендә укыячак.
«Сүз уңаеннан, минем бер төркемдәшемә 60+ берничә ел элек ул җырлар яза башлаган. Уку программасын үзләштерә һәм параллель рәвештә музыкаль мәктәбендә укый, музыка грамотасын үзләштерә.
Һөнәре буенча ул медик, офтальмолог булып эшли» дип яза Ильвина.
https://vatantat.ru/2024/08/148373/
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез