Җырчы Лилия Биктимерова: «Мошенникларга бөтен карталардагы акчаны күчердем»

Сезгә мошенниклар шалтыратамы? Шушы сорау белән берничә кешегә мөрәҗәгать иттек. 

Лилия Биктимерова, җырчы, Башкортстанның атказанган артисты:

– Мошенниклар тынгы бирми инде алар. Кәрим белән авырлы вакытта тозакларына да эләккәнем булды. Ышандырдылар. Бөтен карталардагы акчаны күчердем. Шуннан соң акыл керде. Хәзер бигрәк остардым. Татарчалатып, әби булып сөйләшәм. Балакаем, колагым ишетми, дип тә өстим. Ачулары чыгып бетә дә, үзләре телефонны сүндерә. Соңгы вакытта бала булып та сөйләшә башладым. Телефоныгызны берәр олы кешегә бирегез, дип тик торалар. Менә шулай, бер авызың пешкәч, өреп кабасың.

Зөлфәт Зиннуров, «Татар радиосы»ның баш мөхәррире:

– Алар миңа гел шалтыратып тора. Шөкер, алданганым юк. Кәефем һәм вакытым булса, мин аларны тыңлыйм да әле, сөйләштерәм. Кайчак бөтенләй алмыйм. Алар шалтыраткан номерны блокка куям.

Рөстәм Гыйльманов, дәүләт хезмәткәре:

– Берзаман миңа мошенниклар көн дә бер үк вакытта, әйтерсең график буенча шалтырата башлады. Исем-фамилиямне дә дөрес әйтәләр, кыскасы, аларда минем хакта бөтен мәгълүмат бар. Ничек кенә башны бутарга тырышмыйлар! Картамда акча юк, өйгә килегез, дидем. Икенчесендә үзем турында: «Мин – аның энесе, кичә үлде бит ул», – дидем. «Ничек инде? Әле бит кичә генә сөйләштек...» – ди кырыгалдар. Менә шуннан соң туктадылар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре