Җырчы Марат Галимов (элеккеге "Казан егетләре" төркеме) кызы Ралинәне кияүгә биргән. 13 апрельдә яшь гаиләнең никахы булган.
Ралинә - Маратның олы кызы, беренче гаиләсеннән. Аңа 21 яшь. Ралинәнең сөйгәне Камил исемле. Медицина юнәлеше буенча белем ала. Яшьләр бер-берсен күптәннән беләләр.
Ралинә белән Камилне чын күңелдән котлыйбыз! Тормышлары үзләре кебек матур булсын!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!


Фикер өстәү
Фикерегез