Газетага язылу

Җырчы Марат Яруллин Казанның матурлык клиникасын судка биргән

Башкортстанның атказанган артисты, татар эстрадасының популяр җырчысы Марат Яруллин Казанның косметология клиникасын судка биргән.

Моңа кадәр клиника Яруллинның учреждениедә “кара исемлек”тә торуы һәм шуңа күрә аңа процедуралар үткәрелмәячәге турында пост урнаштырган булган. Шул рәвешле клиника үзләренең клиенты – җырчы Ильмира Нәгыймовага теләктәшлек белдергән.  Исегезгә төшерәбез: Нәгыймова 4 ел буе Яруллин белән очрашып йөрүләре, әмма мөнәсәбәтләрен яшерергә мәҗбүр булулары турында ачылып китеп сөйләгән иде. Шуннан соң аңа, янәсе, шушы вакытта җырчы белән очрашкалаган кызлар язган. Хәзер исә клиниканың постын алып ташлаганнар, учреждение җитәкчесе  Мараттан гафу үтенгән, дип яза “KazanFirst”.

– Марат Яруллин безне судка биргән. Май аенда минем SMM-белгеч эш битендә, пациентыбыз Эльмира Нәгыймовага хатын-кыз теләктәшлеге белдереп, пост урнаштырган. Әлеге постта Марат Яруллинга карата бик күп тискәре комментарийлар калдырганнар. Кызганычка, моны мин соң гына күреп алдым. Алып ташладым. Ләкин шушы вакыт эчендә ул 800 меңнән артыграк карау җыярга өлгергән. Мин үзем 10 елдан артыграк блог алып барам. Бурычым – кешеләргә ярдәм итү, санитария-агарту эшләре турында, медицина һәм косметологиянең эчке кухнясы турында сөйләү. Бу пост минем кыйммәтләремә һәм принципларыма каршы килә. Мин – гайбәткә, имеш-мимешләргә, коткы таратуга катгый төстә каршы. Ә иң мөһиме – мондый постлар законны боза. Без бу пост өчен эчкерсез гафу үтенәбез. Шундый контентны вакытында күреп алмавым өчен, аңа юл куйганым өчен гафу итүне сорыйм, –  дип билгеләп үткән клиника җитәкчесе Татьяна Зәйдуллина клиниканың битендә басылып чыккан видеода.

Аның әйтүенчә, әлеге видеоны ул Марат Яруллин алдында халыкка ишетелерлек итеп гафу үтенү максатында урнаштырган, һәм кешеләрне үзенең контентына аңлы мөнәсәбәттә булырга чакыра.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре