Җырчы Марина Карпова: «2022 елда ук җырларыбыз белән озатып калган идек...»

Күп кенә хатын-кызлардан: «Хәзерге заманда юньле ир-ат калмады!» – ише сүзләр ишетергә туры килә. Нинди була соң «юньле» ир-ат? Егетлек – нәрсә ул? Ирләргә нәрсә килешми? Бәйрәм сораштыруы шул хакта.

Марина Карпова, җырчы, булачак хәрби әнисе:

– Донбасстан кайтып килешебез. Ул якларда 10 көн булып, Татарстан егетләренә 14 концерт куйдык. Мин инде анда өченче мәртәбә барам. Инде йөзләре шулкадәр таныш булган егетләрне янә күрү – үзе бер бәхет. Без бит аларны 2022 елда ук җырларыбыз белән озатып калган идек. «Егетлек – нәрсә ул?» – дигәндә, аларның исемнәрен атар идем. Кыюлык, батырлык һәм намус – менә нәрсә ул егетлек.

Минем улым инде икенче елын Казандагы Суворов училищесында укый. Анда аны самолетларга булган мәхәббәте тартып китерде. Мин исә каршы килмәдем, киресенчә, аның кызыксынуын хупладым гына. Авиациягә мәхәббәте әле дә сүрелмәде: бүген ул пилотсыз очу аппаратлары ясарга һәм алар белән идарә итәргә өйрәнә. Миңа калса, һәр әти-әнигә баласының кызыксынуын хуплый һәм аңа тиешле юнәлеш күрсәтә белергә кирәк.

https://vatantat.ru/2025/02/163202/

https://vatantat.ru/2025/02/163206/

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре