Җырчы Мурат Гайсин: "Күңелемне таптадылар..."

Җырчы Мурат Гайсин социаль челтәрдә үзенең гаиләхәле турында хәбәр итте. 

Ул «Аерылган, ирекле...» – дип язган һәм видео урнаштырган. Анда "ирекле"  ир янына чәчәкләр тотып кызлар йөгереп килгәнен күрергә була.

Җырчының әлеге адымын хупламаучылар, гаиләсен сакларга тырышырга киңәш итүчеләр дә булган. Ул:  "Күңелемне таптадылар..." дигән һәм барысын да гафу итүен әйткән. Аңа кайгырмаска, яхшыга өметләнергә киңәш иткән язылучылары.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре