Бүген Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөйләймановага исән булса, 43 яшь тулыр иде. Кызганыч, 3 ел элек ул безнең арабыздан китеп барды. Үзе китсә дә, җырлары калды Эльмираның. Аны сагынып искә алучы тамашачылары, иҗатташ дуслары күп.
– Эльмираны көндә искә төшерәм. Бергә күп җырлар җырладык. Концертларда чыгыш ясадык. Уйламаган җирдән китеп барды шул. Әле бүген иртән дә аның җырын тыңлап, уйга батып утырдым. Әле бит җырлыйсы да җырлыйсы, яшисе дә яшисе иде. Күңелгә бик авыр. Тик язмышлардан узып булмый икән. Бернишли дә алмыйбыз. Эльмираның урыны оҗмахта булсын, - ди җырчы Рамил Галимҗанов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез