Җырчы Ришат Төхвәтуллин озак сузып йөргәннән соң операция ясаткан

Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин күзләренә операция ясаткан. Ришат белдерүенчә бу адымга ул мораль яктан озак әзерләнә 

«Мин бик нык курыктым һәм борчылдым. Әмма мин берни дә тоймадым, авыртмады. Операцияне ясауга караганда аңа әзерләнү озаграк тоелды. Операция барышында табиб барысын да сөйләп торды. Линза һәм күзлек кияргә кирәк булмаячагына әле дә ышанып бетә алмыйм», – дип язган ул социаль челтәрләрдә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре