Нацизмны аклау һәм диндарларның хисләрен мыскыл итү эшләре буенча хөкем ителгән җырчы Эдуард Шарлот* махсус хәрби операциягә китү теләген белдергән, әмма аңа, «юк», дигәннәр. Бу хакта «РИА Новости» хәбәрчесенә артистның әтисе Валерий Шарлот сөйләп үткән.
«Мондый сөйләшү булган. СВОга китәсе килгән, бераздан бу теләге сүрелгән, аннан тагын китәргә уйлаган, ләкин аңа «юк» дигәннәр...»– дип сөйләп үткән әтисе агентлык хәбәрчесе белән әңгәмәсендә.
Эдуард Шарлот* 2023 елның декабрендә нацизмны аклау һәм диндарларның хисләрен мыскыл итүгә бәйле җинаять җаваплылыгына тартылган. Шарлот, аңламаган баштан җинаять кылдым, дип үз гаебен таныган.
Соңрак җырчыга паспортын юкка чыгару һәм нәфрәт уяту турында яңа җинаять эшләре кузгатканнар. Самара суды аны нацизмны аклау һәм диндарларның хисләрен мыскыл итү эшләре буенча 5,5 елга төрмә җәзасына хөкем иткән.
* Росфинмониторингның террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә кертелгән
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез