Яшьләре, һөнәрләре, үзләре дә – төрле. Әмма аларны бер нәрсә – хоккейга мөнәсәбәт берләштерә. Команда белән шатлыкта да, кайгыда да бергә булган, уенчыларга көч бирәм дип, иң ерак шәһәрләргә дә барудан тартынмаган «Ак барс»ның иң тугры җанатарларын барладык.
«Матчта колак алкамны югалттым»
62 яшьлек Флюра Алиеваны хоккей уеннарына йөрүчеләр ерактан ук таный ала. Өстендә – «Ак барс» джерсие (уенчыларның махсус өс киеме. – Авт.), иңнәрендә – клубның шарфы, кулында үзе бәйләгән Барс уенчыгы. Талисманы бу аның. Уеннарга Барссыз килгәне юк! Сер итеп кенә әйтик: кирәк чакта, безнекеләргә ул да ярдәм итә икән. Хәер, матчларны телевизор аша караганда да махсус киенә Флюра ханым. Әңгәмәдәшебез инде «стаж»лы җанатар: «Ак барс» өчен 1998 елдан бирле җан ата ул.
– Хоккейны балачактан үз итәм, гаиләбез белән яратып карыйбыз, үзебезнекеләр өчен һәрвакыт борчылып торабыз. «Ак барс» өчен җан ата башлаганда мин әле ерак Себердә – Яңа Уренгой шәһәрендә яши идем. Ватаным Татарстан булгач, Казан командасы өчен җан атуыбыз табигый да. Мөмкинлек булганда, Казанга уеннарга да кайткаладык. Инде Казанга бөтенләйгә күченеп кайткач, әкияткә эләккәндәй булдым! Аренага даими рәвештә йөрүләр, яраткан команданы якыннан күрү, алар өчен телевизордан карап түгел, ә уенга килеп үк җан атулар – искиткеч бит бу. Мин бу хисләрне бернәрсәгә дә алмаштыра алмыйм. Кайгыда да, шатлыкта да команда белән мин. Фикердәшләрем, дусларым, башка командалардан таныш-белешләрем артты, – дип сөйләде ул «ВТ»га.
Хәзер гаиләгә бәйле сәбәпләр буенча Санкт-Петербургта яши икән. Әмма Казан командасын берничек тә йөрәктән алып ташлап булмый.
– Казанда чакта башта абонемент сатып алып йөрдем. Атаклы җанатар Антон Агафонов белән бер секторда җан ата идек. Минем ничек борчылганымны күреп, ул да җылы сүзләрен кызганмый иде, командага бергәләп көч бирдек. Матчларның төрлесе һәм бу матчларда төрле хәлләр булгалады инде, – дип искә ала Флюра Алиева. – Әле дә хәтеремдә: берсендә Илья Никулин алка керткәч, шарфымны артык каты болгап, колагымдагы алканы бәреп төшергәнмен. Башка урында булсам, «алтын алкамны югалттым» дип, елаган да булыр идем, бәлки. Әмма бу мизгелдә миңа бу шундый вак-төяк тоелды. Командабыз җиңде бит! Алка хәсрәте юк иде инде. Андый вакытта күңел шатлык, горурлык хисләре белән тула. Соңрак исә фан-төркемгә кушылдым. Командага көч биреп торырга башка шәһәрләргә үк бара башладым.
Флюра Алиева күңелдә иң истә калган сезон дип чемпион калган елларны атады. Хәер, һәр җанатар өчен дә шулайдыр инде бу. Әңгәмәдәшебезнең яраткан уенчылары да бар. Иң беренче итеп Алексей Морозовны телгә алды ул. «Алтын капитан», – ди аны. Аннан «Ак барс»та уйнап киткән Владимир Ткачев, Джастин Азеведоны атады. Хәзер исә Илья Сафонов белән Кирилл Семенов уеннарына мөкиббән икән.
– Күптәннән бәйлим. Минем белән уеннарга уенчык Барс та йөри, – ди әңгәмәдәшебез. – Мин аннан еш кына уен вакытында: «Командабызга булыш», – дип тә сорыйм. Уенчыкларны дусларыма да, уенчыларга да бүләк иткәнем бар. Бу үзенә күрә минем аларга рәхмәтем дә. Алар бит безгә күпме хисләр бүләк итә! Безнең командабызга еш кына уңыш җитеп бетми. Аларның осталыкларына тел-теш тидерерлек түгел. Плэй-оффка ниндидер фаразлар бирергә иртәрәк. Әмма җиңү безнеке булсын иде инде. Барыбызның да теләге шул.
«Уенчылар белән таныш»
Казаннан 40 яшьлек Сергей Суслов бүген дә командасы янәшәсендә. Плэй-офф башлангач, Екатеринбургта уза торган ике уенга бер төркем җанатарлар белән китте алар. «Ак барс» өчен 2007–2008 еллардан бирле, очраклы гына рәвештә җан ата башладым, ди. Тора-бара кызыксыну да көчәя, джерсиендагы автографлар саны да ишәйгәннән-ишәя бара.
– «Нефтехимик» белән уен иде ул. Бер җанатарның: «Фан-төркемгә кушыласың килмиме?» – дигән сүзләре җитә калды. Шул көннән башлап команда белән бергә инде мин. Инде бергәләп Россиянең бик күп шәһәрләрен иңләдек. Яраткан уенчым бар, дип аерып әйтмибез без. Безнең өчен команда тулаем яраткан, – ди Сергей.
Җанатарлар төркемен дә гаилә белән бер күрә әңгәмәдәшебез. «Бердәмлек көчле монда. Җан ату – кычкырып утыру гына түгел әле ул. Фан-төркем – үзенә күрә бер символ», – ди әңгәмәдәш.
Команданың кайбер уенчылары белән шәхсән дә таныш икән. Кайберләре белән хәтта күрше подъездда да яши, уеннан тыш та очрашканы булган. Андый чакта сүз белән дә теләктәшлек күрсәтергә тырыша җанатар.
– Плэй-офф – бөтенләй башка уен дигән сүз ул. Бу – Кубок өчен ярыш. Екатеринбургта узган беренче уен да барыбызны да сөендергәндер. Шулай дәвам итсен иде. Без җиңү көтмибез, без җиңүгә барабыз! – ди ул.
P.S. «Ак барс» белән «Автомобилист» арасында Казандагы очрашулар 30 мартка һәм 1 апрельгә билгеләнгән. Әлегә исәп Казан командасы файдасына 4:1 (плэй-офф исәбе: 1:0).
Плэй-оффта кем кемгә каршы уйный?
«Локомотив» – «Торпедо»
«Динамо» – СКА
«Спартак» – «Северсталь»
«Динамо» Мн – ЦСКА
«Трактор» – «Адмирал»
«Салават Юлаев» – «Сибирь»
«Металлург» – «Авангард»
Фикер
Әнвәр Гатиятуллин, «Ак барс» хоккей командасы баш тренеры:
– Без матчка әзерләндек, көндәш команданы өйрәндек. Мотивация өчен өстәмә сүзләр эзлисе юк. Плэй-офф башланды, егетләр үзләре дә барысын да аңлый. Даими чемпионат – сезонның иң мөһим этабына әзерлек ул. Плэй-офф башланды, һәм монда ниндидер артык сүзләрнең кирәге дә юк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез