• Фото: Бөгелмә районы матбугат хезмәте

Ышаныч белән: мэр һәм башлык вазыйфаларына тәүге мәртәбә алынучылар кемнәр?

Сайлаудан соң янә сайлау. Татарстан шәһәр һәм районнарында мэр һәм башлыклар билгеләнә. Араларында бу вазыйфага тәүге мәртәбә алынучылар да бар.

Инде хәбәр иткәнебезчә, Казанда мэр итеп бишенче мәртәбә Илсур Метшинны сайладылар. Шәһәр думасы сессиясендә аның өчен 41 депутат тавыш бирде. Утырышта ул «Зур Казан» үсеш программасын тәкъдим итте. Киләсе елларда башкалада торак-коммуналь хуҗалык системасын реформалау, сәнәгать зоналарын яңарту, «Казан – судагы шәһәр» концепциясен гамәлгә ашыру, шәһәрнең яшел каркасын ныгыту һәм мохитен яхшыртуны дәвам иттерү планлаштырыла. Чаллы шәһәр советы сессиясендә исә Наил Мәһдиев 37 тавыш җыйды. Калага ул 2015 елдан бирле җитәкчелек итә. Алдагы планнар шәһәрнең зур юбилеена әзерлеккә дә бәйле.

Беренче тапкыр сайланучыларга килсәк, Наил Мәһдиевнең туганы ягы Бөгелмәдә район башлыгы вазыйфасына кайчандыр Илсур Метшин кулы астында эшләгән Дамир Фәттахов кереште. Әлегә кадәр ул район башкарма комитетына җитәкчелек итте. Дамир Фәттаховның тәҗрибәсе зур: ул Казанның Мәскәү һәм Киров районнары башлыгы булып эшләде, Татарстанның яшьләр эшләре министрлыгын җитәкләде, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары вазыйфасын башкарды. Татарстанның халык саны буенча өченче зур шәһәре Түбән Камада дүшәмбе көнне Радмир Беляевны кала мэры итеп сайладылар. Район советы сессиясе исә 24 сентябрьгә билгеләнгән. Радмир Беляев моңа кадәр Менделеевскига җитәкчелек итте. Анда исә шәһәрның мэры итеп Роберт Искәндәровны сайладылар. Район советы сессиясе шулай ук чәршәмбегә билгеләнгән.

Түбән Кама белән Менделеевск янәшәсендәге Тукай районы башлыгы итеп 22 сентябрьдә Камил Нәҗмиев сайланды. Яңа Чишмәне Егор Тарнавскийга ышанып тапшырдылар. Спас районы белән Роман Исланов идарә итәчәк. Әтнәдә башлык вазыйфасына Рөстәм Хисамиев кереште. Барысы да бу районнарда башкарма комитет җитәкчеләре булып эшләде. Әтнә янәшәсендәге Арчада район советы сессиясе 24 сентябрьгә билгеләнгән. Соңгы вакытта район башкарма комитетын Алмаз Хисаметдинов җитәкләде.

Аксубай районында да яңа башлык. Хәзер бу вазыйфаны Алмаз Мингулов башкара. Туган ягына кайтып, башкарма комитетны җитәкли башлаганчы, ул КФУда проректор булып эшләде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре