Газетага язылу

Ышанычлы кешеләр

Республиканың бүгенге уңышларында салым органнары хезмәткәрләренең тырышлыгы зур. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Салым органнары хезмәткәрләре көненә һәм Салым федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең 35 еллыгына багышланган тантаналы чарада әйтте.

Ышанычлы кешеләр
rais.tatarstan.ru

Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта узган бәйрәмдә Салым федераль хезмәте җитәкчесе Даниил Егоров та катнашты.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, нәкъ менә салым органнары хезмәткәрләренең тырышлыгы белән республика күп еллардан бирле донор төбәк булып исәпләнә: салым керемнәре күләме буенча без Россиядә – алтынчы, Идел буе федераль округында беренче урында торабыз. Соңгы ун елда гына да Татарстаннан барлык дәрәҗәдәге бюджетларга тупланган салым күләме дүрт тапкыр диярлек арткан.

– Бу – сезнең системалы эшегез, шулай ук югары дисциплина һәм дәүләт белән салым түләүчеләр арасындагы ышаныч нәтиҗәсе, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, бүген салым системасы икътисадый тотрыклылыкны ныгытуның куәтле коралына әверелде. Нәтиҗәле эшчәнлек салым керемнәренең үсешен саклап калырга һәм социаль-икътисадый үсеш мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм итә.

– Моның нәтиҗәсендә, шулай ук Россия Президенты һәм Федераль Хөкүмәтнең даими ярдәме белән республикада барлык социаль әһәмиятле йөкләмәләр тулы күләмдә финанслана, халкыбызның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән илкүләм проектлар һәм республика программалары гамәлгә ашырыла. Бу эштә салым органнары хезмәткәрләренең өлеше зур, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстанда салым органнары белән тыгыз хезмәттәшлек җайга салынган. 2016 елдан бирле салым бурычларын киметү буенча республика штабы эшли. Шундый ук штаблар барлык министрлыкларда һәм муниципаль берәмлекләрдә булдырылган. Республика Салым федераль хезмәте гамәлгә ашыра торган яңалыклар өчен дә ачык.

Салым федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин әйтүенчә, бүген салым органнарының интернет хезмәтләре аша дәүләт хезмәтләре тәүлекнең теләсә кайсы вакытында күрсәтелә. Моның нәтиҗәсе буларак, салым түләүчеләрнең 98 проценты электрон хезмәтләрдән файдалана. «Республика икътисадының тотрыклы үсеше, салымнарны администрацияләүнең нәтиҗәлелеге белән берлектә, салым керемнәрен арттыру мөмкинлеген тәэмин итә. Быел шактый зур сумма – 1,7 триллион сум җыярга фаразлыйбыз», – диде Марат Сафиуллин.

Даниил Егоров республикадагы белгечләрне югары бәяләде.

– Татарстан буенча Салым федераль хезмәте идарәсе – безнең әйдәп баручыларның берсе. Ә бу – зур җаваплылык дигән сүз, мин сезгә бик ышанам, – диде ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре