Прокуратура Конковның коррупциягә каршы көрәш турында закон таләпләрен бозу очракларын ачыклаган. Ул керемнәре һәм чыгымнары турында ялган мәгълүматлар тапшырган.
«Жил Сервис» төзелеш компаниясе (директорын коррупциягә бәйле эш буенча кулга алганнар) үз хисабына Конковның машинасына ремонт ясаган. Шул ук вакытта Конков әлеге фирмага җир эшләре башкаруга ордерлар биргән һәм йөк машиналары, төзелеш техникасының шәһәр урамнары аша узуын килештергән.
Конков «Жил Сервис» компаниясенә муниципаль хезмәтләр күрсәтергә рөхсәт ителмәвен җитәкчелектән яшергән. Моннан тыш үз автомобилен ремонтлаткан өчен «Жил Сервис» фирмасыннан алган файда турында мәгълүматларны яшереп калдырган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез