2026 елда коммуналь хезмәтләргә тарифлар ил күләмендә, шул исәптән Татарстанда да ике этапта – 1 гыйнвардан (димәк, яңа бәяле счет-фактура кәгазьләре февральдә үк киләчәк) һәм 1 октябрьдән артачак. Ел башында бәяләр 1,7 процентка кыйммәтләнсә, елның икенче яртысында тарифларны арттыру ел саен була торган индексацияләүгә бәйле. Билгеле булганча, ил күләмендә коммуналь хезмәтләр өчен тарифларны инфляция күрсәткеченә карап, елга бер тапкыр – 1 июльдән арттыралар. 2026 елда исә ул 1 октябрьгә күчерелде. Тарифлар бер ел эчендә икенче мәртәбә әнә шул көннән артачак. Көз көне Татарстанда алар уртача 13,4 процентка кыйммәтләнәчәк. Тарифлар артуның рәсми рәвештә расланган «мөмкин булган максималь тайпылыш» чиге дә бар. Ул 4,8 процентны тәшкил итә.
– 2022 елның 1 декабреннән 2024 елның 30 июненә кадәр тарифлар 1,5 ел буе үзгәрмичә торды (хәтерләсәгез, 2022 елда тарифлар бер ел эчендә ике мәртәбә артканнан соң, алар 2023 елда үзгәрешсез калды. – Ред.). Әнә шул озак вакытка сузылган «катыру» тармакта икътисадый тотрыксызлыкка китерде. Оешмаларның реаль чыгымнары белән җыелган түләүләр арасында шактый зур аерма барлыкка килде. Киләсе елга фаразланган үзгәрешләр хисабына азмы-күпме тотрыклылыкка ирешә алачакбыз. Әмма бу да җитмәячәк, – диде Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Ренат Гайнетдинов.
Быел түләүләргә бәйле тагын бер зур үзгәреш: ут өчен яңача исәп-хисап ясаячакбыз. 2026 елның 1 гыйнварыннан республикада, бөтен ил күләмендәге кебек үк, электр энергиясе өчен дифференциацияләнгән, ягъни куллану күләменә карап, баскычлап билгеләнгән тарифлар гамәлгә керде. Күпме тотсаң, шул кадәр түлисең. Бу урында шунысын да әйтергә кирәктер: республика ут өчен тарифларны яңача исәпләүгә ил күләмендә иң соңгы төбәкләрнең берсе булып күчә.
Электр энергиясен куллану күләмен өчкә бүлгәннәр. Аларның һәркайсы өчен аерым тариф билгеләнгән.
– Иң түбәне – аена 3,9 мең кВт сәгать тәшкил итә. Моннан да күбрәк ут яндырсаң, кыйммәтрәк тариф буенча түлисе. Әмма кулланучыларның 99,9 проценты аена 3,9 мең кВт сәгатьтән дә күбрәк электр энергиясе сарыф итми. Шуңа күрә алар өчен тариф гадәттәгечә калачак, – диде «Татэнергосбыт» оешмасы директоры Рифнур Сөләйманов. – Шәхси счетларны алып карасак, бүген уртача айлык куллану күрсәткече 203 кВт сәгать тәшкил итә. Тагын да тәгаенрәк итеп әйтсәк, күпфатирлы йортларда бу – аена 113 кВт сәгать, шәхси йортларда – 244 кВт сәгать.
Рифнур Сөләйманов сүзләренә караганда, аена 3,9 мең кВт сәгатьтән дә күбрәк электр энергиясен сарыф итүче 2 меңләп шәхси счет бар. Алар өчен гыйнвардан түләү 2 дән алып 50 процентка кадәр артты. Мондый кулланучылар күбрәк Казанда, Биектау, Лаеш, Түбән Кама һәм Тукай районнарында яши икән. «Яңа тәртип электр энергиясен сакчыл кулланырга өйрәнү, шулай ук көнкүреш өчен дип билгеләнгән тарифларны коммерцияле максатларда кулланучыларга чик кую өчен кирәк. Сүз кибетләр, автосервислар, криптовалюта белән шөгыльләнүчеләр турында бара», – дип тә аңлатты Рифнур Сөләйманов. Артык түлисегез килмәсә, күрсәткечләрне вакытында тапшырыга да киңәш иттеләр.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин әйтүенчә, тарифлар халыкка да, бизнес өчен дә аңлаешлы булырга тиеш. «Әлеге мәсьәләдә мәгълүмати ачыклык бик мөһим. Халык һәм бизнес тарифларның ничек төзелүен, аларның үзгәрүенә нәрсәләр йогынты ясавын белергә тиеш. Бу – хакимияткә ышаныч мәсьәләсе», – диде Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе. Алексей Песошин Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты алдында торган мөһим бурыч турында да искәртте: бер яктан, тарифлар халык өчен социаль гадел булса, икенче яктан, коммуналь өлкә, энергетика һәм транспорт предприятиеләренең тотрыклы үсеше өчен тиешле шартлар тудырырга тиеш. Әнә шул алтын урталыкны табарга кирәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез