Әмма сессия дәүләт лидерларының үзара гаепләшүләрдән торган чыгышлары белән тарихка кереп калды.
Израиль Премьеры Нетаньяху сессиягә Нью-Джерси аэропорты аша килде. Нью-Йорк аэропорты аша килергә курыкты. Аны АКШ хөкүмәтеннән беркем дә каршы алмады. БМОда да буш дип әйтерлек залда чыгыш ясарга туры килде. 77 ил делегациясе, ул сүз алгач, залны ташлап чыгып китте. Халыкара суд тарафыннан кулга алынырга ордер бирелгән җәлладның чыгышы да җәнҗаллы булды: залдан чыгып китүчеләрне әхлакый куркаклар дип атады, пейджер күрсәтеп, Ливанда оештырылган террор акты белән мактанды, Газзә геноцидын акларга тырышты. Әрдоган, аның чыгышына комментарий биреп: «Кулга алынырга ордер бирелгән хәрби җинаятьчеләрнең урыны БМО трибунасы түгел, суд залы булырга тиеш», – диде.
Си Цзиньпинның АКШка визиты да тарихи әһәмияткә ия булырга тиеш иде. Гомуми беркетмәне бозып, Трамп Кытай лидерын аэропортка барып ук каршы алды, аның өчен махсус аш өстәле әзерләтте, ләкин саммит көтелгән нәтиҗәләргә китермәде. Бөтен ирешелгән нәтиҗә 30 миллиард долларлык товарга тарифларны киметү булды. Кытай–АКШ сәүдәсе өчен күлдәге бер тамчы кебек кенә бу.
АКШта икътисадый вазгыять гадәттән тыш катлаулы. Дәүләт облигацияләренең табышлылыгы 2004 елдан соң иң югары дәрәҗәдә. 2004 елда дәүләт әҗәте 7 триллион доллар булган, хәзер 40 триллионнан ашып китте. Федераль резерв системасы пандемия вакытындагыдан да күбрәк итеп доллар баса башлады. Ул чакта 320 миллиард доллар акча басылган, хәзер 9 ай эчендә – 355 миллиард. Америка облигацияләренә чит илләрнең ихтыяҗы 80 процентка түбәнәйде.
Акча басу инфляциягә китерә. Иң күп нефть чыгара һәм эшкәртә торган державада дизель ягулыгына бәя күтәрелә. Нефть компанияләре, дөнья базарында бәя югары булу сәбәпле, ягулыкны читкә сата. Трамп администрациясендә дизель экспортын тыю идеясе өлгереп килә. Әмма энергетика тармагы лидерлары моңа каршы.
47 нче Президентның рейтингы түбәнәя. Арадаш сайлаулар алдыннан республикачылар өчен вазгыять куркыныч дәрәҗәдә, алар моны Трампка аңлатмакчы була. Оваль кабинет хуҗасы игътибар итмәскә тырыша, сайлауда җиңү, аннан соң Иранны тар-мар итү һәм нефть бәяләренең түбәнәюен вәгъдә итә. Санап баручылар әйтә: Иранны инде ул 66 тапкыр «җиңде». Трамп дизель экспортын тыйса, Европада коллапс көтелә, глобаль икътисад та егылачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез