• Фото: rais.tatarstan.ru

Ыссык күл буенда сөйләшү: Рөстәм Миңнеханов быел икенче тапкыр Кыргызстанга эш сәфәренә барды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов быел икенче тапкыр Кыргызстанга эш сәфәренә барды. Ул VII Кыргызстан–Россия икътисадый форумының пленар утырышында чыгыш ясады.

Җыенның төп темасы – цифрлы мөстәкыйльллек. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстан белән Кыргызстан арасында ныклы элемтәләр урнашкан. Алар ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрнең үсешенә дә хезмәт итә.

– Безнең илләр арасында тәҗрибә һәм иң яхшы үрнәкләрне алмашу киләчәктә дә мөнәсәбәтләрне ныгытуга һәм цифрлы трансформация мөмкинлелкәрен ачуга хезмәт итәр, дип ышанам, – диде ул.

Татарстан Рәисе сүзләренә караганда, Татарстан технологик үсештә алдынгы урыннарның берсен алып тора. Без илдә беренчеләрдән булып барлык дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчердек. Бүген республикада мобиль интернеттан файдаланучылар – 5,5 миллион кеше, чыбыклы интернет абонентлары саны – 1,3 миллион.

– Бездә IT инфраструктура тиз үсә. Республикадагы IT парклар 700 дән артык резидентны берләштерә, аларның еллык кереме 40 миллиард сумнан артып китә, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Кадрларга килгәндә, Татарстанда эшләүчеләрнең 3,3 проценты IT өлкәгә туры килә. «Ел саен 3700 квалификацияле белгеч әзерләнә. Без инновацияле эшләнмәләр һәм алдынгы тәҗрибәләр алмашу өчен уңай шартлар тудырып, фәнни-технологик өлкәдәге хезмәттәшлекне тотрыклы үстерүгә йөз тотабыз», – диде ул.

Узган ел нәтиҗәләре буена, Татарстан белән Кыргызстан арасында товар әйләнеше 138 миллион доллар тәшкил итте.

Рөстәм Миңнеханов Россия Премьер-министры Михаил Мишустинның Кыргызстан Министрлар Кабинеты Рәисе – Президент администрациясе җитәкчесе Адылбек Касымалиев белән очрашуында да катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, республика ике ил арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр кысасында Кыргызстан белән элемтәләрне ныгыту мөмкинлеген югары бәяли. 2022 елда Татарстан Алтайда «Кар барсы» биологик төрлелекне саклау үзәген булдыру тәкъдиме белән чыкты. Бу эшне Кыргызстан белән бергә алып баралар: үзәккә өч кар барсы алып килделәр, уртак фәнни программа кабул ителде. Комплекс инде эшли һәм табигый шартларда ирбисларның санын арттыру буенча төп мәйданга әверелә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре