ЗАГС идарәсе балаларга кушылган иң популяр татар исемнәрен атады

«ВТ» хәбәрчесе Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтовададан Гаилә елында балаларга кушылган иң популяр татар исемнәре хакында сорашты.

Эльвира Әхмәтова иң популяр исемнәр рәтенә Әминә, Ясминә, Мәрьям исемнәрен кертте. Ир балаларга исә Әмир, Кәрим исемнәрен бик еш кушалар икән.

– Без мондый статистиканы алып барабыз, – диде Эльвира Әхмәтова. – Гаилә елында кыз балаларга Гөлсем, Исламия, Мөнирә, Илһамия, Сәрвиназ исемнәрен кушучылар булды. Ир балаларга исә Габдулла, Габделкәрим, Нәфис, Зөлфәт, Фәннүр, Назыйм кебек матур исемнәр кушканнар. Әлбәттә, алар еш түгел, сирәк кушыла. Әмма мондый татар исемнәрен кушучы әти-әниләр саны арта. Шуны да әйтергә кирәк: ЗАГС идарәсе сайтында Фәннәр Академиясе төзегән исемнәр сүзлеге бар. Яшь гаиләләр бу сүзлеккә мөрәҗәгать итә ала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре