Мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясендә алдагы уку елына Татарстанның Алабуга районы мәгариф системасын үстерүнең төп юнәлешләре билгеләнде. Конференциядә Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин катнашты, дип хәбәр итә ул җитәкләгән ведомствоның матбугат хезмәте.
Чара КФУның Алабуга институтында узды. Анда мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, педагоглар һәм хакимият органнары вәкилләре катнашты. Пленар утырышта министр белдергәнчә, республика белем бирү объектлары төзү һәм укучыларның югары нәтиҗәләре буенча лидер булып тора.
Рөстәм Заһидуллин мәгариф инфраструктурасын үстерүдә төбәк җитәкчелегенең аерым ролен ассызыклады.
«Рөстәм Миңнехановның тырышлыгы белән Татарстан мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзү һәм ремонтлау буенча лидерларның берсе булып тора. 2025 елда гамәлдәге мәктәпләргә тагын сигез объект өстәләчәк. Тагын җиде балалар бакчасы ачылачак, 74 мәктәптә азык-төлек блогы яңартылачак», - дип искәртте спикер.
Заһидуллин шулай ук республика укучыларының укудагы югары нәтиҗәләрен билгеләп үтте. «Математика, рус теле һәм сайланган фәннәрдән БДИ нәтиҗәләре Россиядәге уртача күрсәткечләрдән югарырак. Республика 2024 елда Бөтенроссия укучылар олимпиадасында катнашуның нәтиҗәлелеге буенча икенче, җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча дүртенче урын яулады», - диде ул.
Университет мәйданында шулай ук «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе узды. Аның кысаларында министр булачак беренче сыйныф укучыларына – КФУның Алабуга институты хезмәткәрләренең балаларына – мәктәп өчен канцелярия кирәк-яраклары тутырылган рюкзаклар тапшырды.
Педагогик бергәлек вәкилләрен бүләкләү тантанасы шулай ук чараның мөһим өлеше булды. Заһидуллин мәгариф хезмәткәрләренә лаеклы бүләкләр тапшырды һәм аларга һөнәри уңышлар һәм нәтиҗәле уку елы теләде, дип яза Татар-информ.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез