Зәй яшьләре хәрбиләргә хатлар яза

Зәйнең «Игелек үзәге», «Дуслык», «Яшьлек» яшьләр үзәгендә чираттагы «Солдатка хат» акциясе узды. Әлеге яшьләр үзәкләрендә тәрбияләнүчеләр бүгенге көндә Ватаныбыз иминлеген саклаучы хәрбиләргә хатлар язды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» яза.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар туган яклардан һәрдаим җылы хәбәр көтәләр. Балалар, яшьләр тарафыннан язылган хатлар аларның күңелләренә аеруча җылылык өсти.

Хатларында алар Ватаныбыз иминлеген саклаучыларга рәхмәт белдерделәр, алар белән горурлануларын, туган якка тизрәк исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтуларын теләделәр.

Ә хәрбиләр хатларны саклап кына куен кесәләрендә йөртүләрен әйтә.

«Мондый акцияләрдә катнашу яшьләрдә җаваплылык һәм патриотлык хисе тәрбияли. Без хатларны Зәйдә маскировка челтәрләре үрүчеләргә тапшырдык. Хатларны алар чираттагы гуманитар ярдәм белән хәрби зонага җибәрәчәк», - ди яшьләр эшләре идарәсе белгече Оксана Артюхова.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән милли проект СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре