Зәй районыннан Рубежноега чираттагы ярдәм тапшырылды

Татарстанның Зәй районы республика шефлыгындагы Рубежное шәһәренә 10 тонна шешәле су һәм төзекләндерү-яңарту эшләре өчен 10 кубометр каен тактасы тапшырды. Бу хакта республика шефлыгындагы Луганск Халык Республикасы территорияләре кураторы, вице-премьер Фәнил Әһлиуллин аппаратында хәбәр иттеләр.

«Без 2022 елда азат ителгәннән соң, беренчеләрдән булып, Лисичанскига, ә аннары Рубежноега килдек. Шуннан бирле хәрбиләргә дә, гади халыкка да даими рәвештә ярдәм күрсәтәбез. Бүген без гуманитар колонна составында бу территорияләр өчен иң кирәкле әйберләр – 10 тоннадан артык эчә торган су һәм ремонт-яңарту эшләре өчен агач материаллары алып килдек», – диде Зәй районы башлыгы Раил Кәримов.

Аның сүзләренчә, гуманитар йөкне илтү Татарстан вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин белән тыгыз элемтәдә алып барыла.

«Һәр сәфәрне килештерәбез, гел элемтәдә, оештыруда һәм озата баруда аның командасыннан ярдәм тоябыз. Ике ел эчендә Рубежноеда күп нәрсә яхшы якка үзгәрде – әйбәт юллар барлыкка килде, социаль объектлар яңадан торгызыла. Без аларның һәммәсен диярлек беләбез һәм тулысынча җиңүгә ирешкәнче булышуны дәвам итәчәкбез», – диде Зәй районы башлыгы.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре