Ирина ханым, махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк солдат әнисенә әйләнеп, үзе дә фронтка ярдәм итүгә керешкән. Эчке кием, госпитальләр өчен бриджи, пижама, шулай ук маскировка челтәрләре өчен капчыклар тегә башлаган. 5 меңгә якын эчке кием, 570 ыштан һәм шорты, 800 пижама һәм хәтта тепловизордан яшеренеп калу мөмкинлеге бирүче «күренмәс» костюм теккән. Әмма тырыш ханым болар белән генә тукталып калырга җыенмый әле.
Иринаның улы (позывное – «Малыш») мобилизация буенча хезмәт итә. Ике тапкыр яраланган. Ханым үзе әйтүенчә, юллары төрле булса да, фронтлары – уртак. «Улым әле күптән түгел генә, әнием, мин киткәч фронтка ярдәм итә башлаган идең, өч ел узгач та әле һаман ярдәм итәсең, диде», – дип искә төшереп үткән ана.
Быел аларның гаиләсенә бик авырга туры килгән. Улы яраланган. Иренә инфаркт булган. Әмма ул барыбер башлаган эшен ташламаган. Декабрь аенда волонтерлык эшчәнлегенә өч ел туласы икән.
Иринаның бу эшчәнлеге Зәйнең маскировка челтәрләре үрү буенча хәрәкәте җитәкчесе Елена Хисаметдинова белдерүеннән башланып киткән. Төркемгә кушылырга чакыру алгач, кушылган һәм шунда калган. Хәзер Наталья Березина җитәкчелегендәге «Закамье – Помощь госпиталям» хәрәкәтенә ярдәм итә.: госпитальләр өчен пижамалар тегә.
«Улымны уйлап ярдәм итә башлаган идем. Ярдәм итсәм, Аллаһы аны саклап калыр кебек тоелды. Мобилизация буенча үзе белән киткән иптәшләренең барысын да җирләде диярлек инде. Фронттагыларның берсен дә аермыйм. Алар барысы да –кемнәрнеңдер газиз уллары. Аларга ярдәм итәргә кирәк», – ди Ирина.
Аның әйтүенчә. хәрбиләр маскировка челтәрләре, коры ашлар өчен рәхмәт сүзләрен кызганмый, әмма эчке киемне әлләни телгә алучы юк. Шулай да бер очрак булган, һәм ул аны мәңгегә онытмаячак та.
«Бервакыт бер егет, эчке киеме өчен рәхмәт әйтеп, видео җибәрде. Миңа рәхмәтен җиткергән тәүге хәрби иде ул. Күзләремә яшьләр тулды. Без озак кына языштык. Берничә айдан соң, әбисеннән кала, беркеме дә юк икәнен белдем. Әнисенең исеме дә, минеке кебек, Ирина булган икән. Яңа елга аңа посылка җыеп җибәрдем. Алгандырмы-юктырмы – белмим. Элемтәбез өзелде, сигез ай аралашмыйбыз инде. Калуга өлкәсе егете – танкист, исеме – Иван, позывное «Скат» икәнен генә беләм», – дип яшь аралаш сөйләп үткән Ирина.
Ирина Позднякованың ике баласы бар. Әмма улы – бердәндер. Мобилизациядән соң яралану сзбәпле генә өенә кайтып киткән. Газиз баласы хезмәт иткән бер мәлдә, ана да күзгә бәрелеп тормаган, әмма алгы сызыктагылар өчен чиктән тыш кирәкле хезмәтен башкаруны дәвам итә. Үзе әйтмешли, аның фронты бу.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез