Зәй шәһәренең 2 нче мәктәбенә Россия Герое Сергей Чебнев хөрмәтенә истәлек тактасы урнаштыралачак. Герой кайчандыр биредә укыган. Истәлек тактасын ачу Җиңү көненә багышланачак. Бу хакта шәһәр һәм район хакимияте башлыгы урынбасары Сергей Максимов белдергән, дип яза “Татар-информ”.
“Сергей Чебнев – заманыбыз герое. Ул дөрес кыйммәтләрдә тәрбияләнеп, хәрби хезмәт юлын сайлап алган. Алгы сызыкта аңа дошман белән күзгә-күз очрашырга туры килә. Дошман сан ягыннан өстен булуга карамастан, ул чигенми. Без аның батырлыгын онытмаска тиешбез”, – дип билгеләп үткән Максимов.
Аның әйтүенчә, истәлек тактасы Ватан өчен һәлак булган фидакарь хәрбинең батырлыгы алдында баш ию символына әйләнәчәк. Ул укучыларга язмышлары шушы мәктәп белән бәйле чын геройлар турында искә төшереп торачак.
Сергей Владимирович Чебнев 1979 елның 6 мартында Балык Бистәсе авылында туган. 1983 елда Чебневлар гаиләсе Зәйгә күченеп килгән. Ә 1992 елда алар Чаллыга күченгән. Биредә мәктәпне тәмамлаганнан соң Сергей Казан танк училищесына укырга кергән.
Сергей Чебнев – Казан танк училищесын тәмамлаучылар арасында махсус хәрби операция барышында Герой исеменә лаек булучыларның 26нчысы. Ул үзенең гомере бәрабәренә Украина хәрбиләрен Курск атом электр станциясенә җибәрмичә калу гына түгел, бәлки 300 ләп солдатны да үлемнән коткарган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез