Зәй районының 22 авыл җирлегендә 4 июль көнне Сабантуйлар гөрләячәк. Бу хакта Зәй-информ хәбәр итте
- Быел Зәйдә Сабан туе масштаблы бәйрәм булмаячак. Бәйрәм чаралары бары тик авыл җирендә – Зәй районының 22 авыл җирлегендә, 4 июльдә генә узачак. Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә килгәндә, РФ Хөкүмәте карары белән бәйрәм парадлары илнең кайбер зур төбәкләрендә генә узачак, шуңа күрә Зәйдә мондый чаралар планлаштырылмаган, - дип шәрехләде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Чапков.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез