Зәйдә хәрби гаиләсендә туган балага 100 мең сумлык сертификат тапшырганнар

Бүген педагогик-психологик үзәктә Зәй хәрбие һәм аның тормыш иптәше Аделина Васильеваның гаиләсендә шатлыклы вакыйга — кызлары тууы белән район башлыгы Разиф Кәримов котлап, 100 мең сумлык сертификат тапшырды. Тантанада ялга кайткан хәрбиләр, район җитәкчелеге, волонтерлар катнашты. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

«Сезне гаиләгездәге иң мөһим вакыйга - кызыгыз тууы белән котлыйм. Бәхетле бала булсын, сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, әтиегезнең исән-сау җиңү белән кайтуын телим», - диде чыгышында район башлыгы.

Әти кеше бүгенге көндә алгы сызыкта илебез азатлыгы өчен көрәшә. Гаиләдә тагын бер кыз үсә: Марияга 1 яшь тә 10 ай. Мария да очрашуда район башлыгы кулыннан бүләк алды.

«Безнең кызыбыз 22 августта туды. Аңа Дарья дип исем куштык. Кызыбыз тууын иремә хәбәр иткәч, ул сөенеченнән елады. Әлбәттә, әтиебезнең безнең янга тизрәк җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтуын телибез», - ди яшь әни.

Районда махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләсендә 26нчы бала туды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән милли проект СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре